Район мәдәният йортында районның иҗтимагый оешмаларының һәм милли мәдәни берләшмәләренең хисап-сайлау утырышы узды

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрьдә район мәдәният йортында районның иҗтимагый оешмаларының һәм милли мәдәни берләшмәләренең хисап-сайлау утырышы узды.

Ассамблеяның Черемашан районындагы вәкиллеге 2021 елның февраленнән эшли, аның җитәкчесе-Закирова Әлфия Мусаидовна.

Вәкиллек мәдәниятләрне саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый милли - мәдәни оешмаларга ярдәм күрсәтү, шулай ук Чирмешән районы территориясендә яшәүче халыкларның этномәдәни һәм конфессияара элемтәләрен үстерү максатларында төзелгән.

Чирмешән районы Ассамблеясы вәкиллек советы составына 5 милли-мәдәни иҗтимагый берләшмә керә:

1.Бөтендөнья татар конгрессының Чирмешән бүлекчәсе.

2.«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе.

3.«Татарстан Республикасы Рус милли – мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе.

4.«Чуаш милли мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе.

5. Татарстан Республикасы мордваларының милли – мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе.

Вәкиллек эшчәнлегендә районыбызның күпмилләтле халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау проблемасын хәл итү зур урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International