30 ноябрьдә мемориаль үзәктә 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Тарих. Чирмешән урамнары" исемле мәгълүмат сәгате узды.
Музей хезмәткәрләре балаларны урамнар тарихы белән таныштырдылар, алар хөрмәтенә аталган данлыклы якташлары турында белделәр.
Һәр шәһәрдә, авылда яки поселокта үзенең атаклы якташлары, язучылары, галимнәре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары исемнәрен йөртүче урамнар бар. Урам исеме кешегә хөрмәт күрсәтү генә түгел, бу безнең яшәү рәвешебезне характерлаучы кыйммәтләрнең дәлиле. Урамнар, парклар һәм мәйданнар-безнең авылның визит карточкасы.
Ахырда музей буенча квест үткәрелде, аның барышында укучылар авылдашларының портретларын таптылар.