Тугыз елдан артык дәвам иткән Әфган конфликтында безнең районнан 150гә якын кеше катнашты, шуларның 10ы Күтәмә авылыннан. Хәзерге вакытта районда 60тан артык әфган сугышчысы яши. Бәхеткә, алар барысы да сугыштан исән-сау кайттылар.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов Аркаев Сергей Петровичка – Әфганстан Демократик республикасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, хезмәттәшләренең ярдәменә таянып, инициатива күрсәткән һәм үз акчасына Әфган сугышчыларына истәлекле мемориал урнаштырган сугышчы-интернационалистка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы сугыш хәрәкәтләре ветераннарына сәламәтлек, тыныч күк һәм иминлек теләде.
Шулай ук һәйкәлне ачуда районның сугыш хәрәкәтләре ветераннары Советы рәисе Наил Котбиев, Яңа Чишмә, Нурлат, Зәй районнары Советлары рәисләре һәм Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Наил Сабиров чыгыш ясады.
Рәсми ачылыштан соң кунаклар һәм авылдашлар һәлак булган сугышчы-якташлар истәлегенә ачылган мемориалга чәчәкләр салдылар. Бу һәйкәл Әфган сугышы солдатларына мәңгелек дан.
Марат Гомәров фотолары.
Һәйкәл ачылганнан күбрәк фотолар:https://clck.ru/36s3km