Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 3 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә:

2023 елның 3 декабрь кичендә, 4 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә:
•  кар, юеш кар, урыны белән бозлы яңгыр, төнлә һәм иртән урыны белән көчле;
• буран;
• 15-18 м / с тизлектә көчле җил;
• явым-төшем һәм буран вакытында 500-1000 метрга кадәр күз күреме начарлану;
• көндез томан;
• юлларда кар, көчле бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International