Махсус хәрби операция вакытында Чирмешән районыннан даими рәвештә безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм җибәрелә, әммә Туймәт авылыннан мобилизацияләнгән кешегә посылка китерү мөмкинлеге юк.
Шушы көннәрдә Мөслим районы белән килешү нигезендә аңа гуманитар ярдәм һәм дрон тапшырылган. Безнең якташыбыз тиздән посылка алыр дип өметләнәбез.
Шулай ук Сосновка һәм Лашманка авылларыннан кирәкле әйберләр белән рюкзаклар тапшырылган.