Иске Кади авылында Хәтер паркы төзү район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов ярдәме, Чирмешән лицее директоры Марат Әмир улы Могизов инициативасы һәм "Татнефть"ААҖ грант ярдәме белән төзелде.
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Миңсәгыйт улы Җамалетдинов чарада катнашучыларны котлады. Район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов исеменнән, әлеге паркны булдыруга үз өлешләрен керткән барлык авыл халкына, "Татнефть" җәмгыятенә мондый әһәмиятле проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге өчен шәхсән үземнән зур рәхмәт белдерде.
Илнур Миңсәгыйт улы район башлыгының Рәхмәт хатларын объектны төзүдә күрсәткән инициативасы һәм күрсәткән ярдәме өчен Могизов Марат Әмир улына, шулай ук "Хәтер паркы" объектын төзү буенча эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен, «Континент» төзелеш компаниясе ҖЧҖ директоры урынбасары Гайфетдинов Нәфис Юныс улына, «Континент» төзелеш компаниясе ҖЧҖ эретеп ябыштыручысы Кашапов Госман Гарәфетдин улына, «Континент» төзелеш компаниясе "ҖЧҖ монтажчысы Мугинов Рәшит Ильяс улына тапшырды.
Һәйкәлне ачу тантанасында Нурлат районы буенча нефть һәм газ җыю үзәк пункты башлыгы урынбасары Сафиуллин Ришат Рәшит улы, Рамил хәзрәт Ибраһимов, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Мөктәсимов Нәкыйп Вәли улы, Иске Кади авылында туган отставкадагы полковник Субханкулов Равил Исмәгыйль улы, шулай ук Марат Әмир улы Могизов үзе катнашты.
Һава шартларына карамастан, паркны ачуга күп кадилылар һәм район халкы килгән. Ал тасманы кискәннән соң, анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.