Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә:
2023 елның 9 һәм 10 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -30..-35° булыр дип көтелә, урыны белән көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40°кадәр көчле салкын. 9-10 декабрь көннәрендә максималь температура -21..-26°, республиканың төньягында һәм көнчыгышында -30°кадәр төшәчәк.