2023 елның 14 декабрендә мемориаль үзәк хезмәткәрләре истәлек тактасы янында 1953 елгы фаҗигагә багышланган митинг – реквием үткәрәләр.
Җитмеш ел элек бу көнне Чирмешән мәктәбендә янгын чыгып, 15 укучы һәм сыйныф җитәкчесе Смолькова Ульяна Игнатьевнаның гомерен өзгән.
Митингта катнашучылар бер минут тын калып искә алдылар һәм хәтер плитәсенә чәчәкләр салдылар.
Чарада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.М. Җамалетдинов, дини конфессияләр вәкилләре, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.