Бүген Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм авыл җирлекләре башлыклары Казан шәһәрендә «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында катнаштылар.
Республика муниципаль берәмлекләр советы съезды ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. Чарада Дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.