"Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Айдар Раис улы Метшин Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов белән берлектә гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул иттеләр.
Гражданнарны кабул итүдә район башлыгы урынбасары Надежда Габдрашит кызы Гомәрова, «Ватанны саклаучылар» оешмасында катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Нурлат филиалы социаль координаторы Кузьмин Юрий Эникович, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллин катнашты.
Гражданнарны кабул иткәннән соң Айдар Раис улы Метшин район башлыгы чыршы бәйрәмендә булды һәм яшь чирмешәнлеләргә яңа елда сәламәтлек һәм уңышлар теләде.