Кичә республика башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милли китапханә каршындагы мәйданда Татарстан мәдәният учреждениеләренә 50 автомобиль тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов һәм район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева катнашты.