ТР Чирмешән районыТатарстан Халыклары ассамблеясе вәкиллегендә утырыш

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

ТР Чирмешән районыТатарстан Халыклары ассамблеясе вәкиллегендә утырыш.

14 февральдә Татарстан Халыклары Ассамблеясының Чирмешән районындагы вәкиллеге җитәкчесе Закирова Әлфия Мусаид кызы «Гаилә бер – йолалар күп» дигән түгәрәк өстәл утырыш үткәрде.

Утырышта район мәдәният бүлеге  начальнигы Иляева Наталья Васильевна, милли - мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм урынбасарлары, Чирмешән районы хатын-кызлар советы составы катнашты. Фикер алышу өчен сораулар төрле булды: 2024 елга чаралар планы турында фикер алыштылар, аларның төпләре – «Эхо веков в истории семей – тарихта без эзлебез» республика фестивалендә гаиләләрнең катнашуы, «Нечкәбил» конкурсында катнашу, мордва милли мәдәниятенең 10 еллык юбилеен үткәрү һәм башкалар турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International