Җыентык «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан «Рухият» программасы буенча 2023 елда ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулуга багышланган. Республиканың 10 нефть районы арасында Чирмешән муниципаль районыннан җыентыкка 7 язучы кергән. Чара барышында аларның һәрберсе белән таныштырдылар, аларга сүз бирделәр, аларның әсәрләрен укыдылар. Презентация ахырында барлык язучыларга грамоталар һәм «Литературные горизонты/Әдәби офыклар» җыентыгы тапшырылды. Чарада «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» программасы җитәкчесе Шәйхетдинова Флюра Абелмәгдан кызы, Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйт улы, Казан шәһәрендәге «Чирмешәнлеләр» якташлык җәмгыяте рәисе, «Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы» директоры Сәүбанова Раушания Кыяметдин кызы, Башкарма комитетның «Мәдәният бүлеге» җитәкчесе Иляева Наталья Васильевна, МБУ «Чирмешән ҖҮК» директоры вазыйфаларын башкаручы Мөбарәкшина Чулпан Җәүдәт кызы.