4 март кичендә көтелә, 5 март төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан саклана. Киңәш ителә: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.