"Бөтен гаилә белән музейга" акциясе

2024 елның 12 марты, сишәмбе

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан Гаилә елы дип игълан ителгән Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Нык гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия. Шуңа бәйле рәвештә мемориаль үзәктә "Бөтен гаилә белән музейга" акциясе уза. Музейга бөтен гаиләбез белән килергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International