15 мартта район балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында "Сәнгать дөньясына сәяхәт" темасына ачык ишекләр көне узды. Балалар мәгариф учреждениесе, аның традицияләре, кагыйдәләре, бурычлары һәм уку процесслары белән таныштылар. Кунаклар дәресләр уза торган сыйныфларны карадылар, барлык бүлекләр укытучыларыннан консультация алдылар һәм "Яз төсләре" темасына мастер-класс карадылар. Кунакларны мәктәп фойесында коймак белән сыйладылар.