Балалар сәнгать мәктәбендә халык уен кораллары бүлегендә баян классы буенча "Халык җырын һәм биюен иң яхшы башкару" конкурсы узды. Анда халык уен кораллары бүлегендә укучылар төрле халыкларның халык көйләрен, шулай ук сугыш еллары җырларын башкару осталыкларын күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларның барысы да лауреат дипломнарына лаек булды. Конкурс халык музыкасын башкару һәм аны популярлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Укытучылары Юрин В. Г.