Санитар-экологик икеайлыкның беренче атнасында Бәркәтә мәктәбе укучылары күчмә кошларга "фатир мәсьәләсендә" ярдәм иттеләр - алар өлкәннәр ярдәме белән 15 сыерчык оясы ясадылар һәм мәктәп янындагы агачларга урнаштырдылар.