"Экояз 2024"

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Узган атна дәвамында Ивашкино авылының "Кояшлы" балалар бакчасы территорияләрен җыештыру буенча өмәләр узды. Бу атнада эш дәвам итә. Санитар-экологик икеайлык һәм табигатьне саклау акциясе кысаларында тәрбияче Владимирова М.А. һәм кече тәрбияче Владимирова Г. В. җитәкчелегендә балалар  бакча янында һәм уен мәйданчыгында чүп-чар җыярга булыштылар. Өмә - безнең балалар бакчасында чисталык һәм тәртип саклауга үз өлешебезне кертү өчен  мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International