Туган як тарихы музее хезмәткәрләре район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар.
Күңел ачу программасы барышында космоска виртуаль сәяхәт ясалды. Һәр станциядә катнашучыларны төрле уеннар һәм табышмаклар белән биремнәр көтте: космонавтларны киендерү һәм башкалар. Интернат-йортта яшәүчеләр канәгать калды.