"Эковесна 2024" экологик икеайлыгы кысаларында Бәркәтә мәктәбе укучылары "100 кг макулатура бер агачны коткара" девизы астында "Макулатура җыю" акциясендә катнашалар.
Акция алдыннан балаларга класс җитәкчеләре тарафыннан макулатура җыю кагыйдәләре җиткерелде.
Макулатура чүп пакетларына, тартмаларга тутырылырга яки тыгыз итеп бәйләнергә тиеш.
Макулатура ул түбәндәгеләр:
Офис кәгазе;
Журналлар, газеталар;
Дәфтәр битләре;
Плакатлар, ватман битләре;
Азык-төлек, техника, косметик чаралар өчен картон тартмалар
Буклетлар, листовкалар һәм башка басма материаллар;
Китап.
Укучылар бер атна эчендә 95 килограмм макулатура җыйдылар!