2024 елның 18 апрелендә чираттагы планеркада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вильданов Муса Габделхак улы чыгыш ясады. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- инструктаж журналларын вакытында алып бару, бигрәк тә планнан тыш, сезонлы һәм җитештерүдә бәхетсезлек очраклары белән бәйле;
- махсус кием һәм махсус аяк киеме белән вакытында тәэмин итү;
-биеклектә эшләү кагыйдәләрен үтәү, билбаулар һәм каскалар куллану;
- территорияне төзелеш һәм капиталь ремонт объектларының төзелеш чүп-чарларыннан вакытында чистарту.