2024 елның 27 апрелендә Бөтенроссия өмәсе үткәрелә

2024 елның 26 апреле, җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2024 елның 27 апрелендә Бөтенроссия өмәсен уздыру турында Карар кабул итте.

27 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә торак пунктларда һәм шәһәр яны территорияләрендә экологик хәлне яхшырту максатыннан өмәләр узачак.

Өмә - кешеләрне берләштерүче, аларга игелекле һәм файдалы эш башкарырга, табигать, туган як турында кайгыртуларын күрсәтергә тагын бер сәбәп бирүче яхшы традиция.

Бөтенроссия өмәсе «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелә, аның бурычларының берсе – шәһәр халкын территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итүгә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International