Балалар сәнгать мәктәбенең иртә эстетик үсеш төркемендә, Гаилә елына багышлап, ата-аналар белән уртак дәрес узды. Балалар татар милли киемнәре, аның элементлары белән таныштылар һәм татар мәдәнияте символы буларак түбәтәй-калфак ясадылар. Халык тормышында традицион мәдәниятнең әһәмияте һәм роле бәяләп бетергесез. Бу халык тәҗрибәсен тапшыру формасы, характер формалаштыру чыганагы һәм милли үзаңны тәрбияләү һәм формалаштыру чараларының берсе.