Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә:
2024 елның 8 май кичендә, 9 май төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с тизлектә көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиле көтелә.
9 май төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5˚ булыр дип көтелә.