Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә:
2024 елның 13, 14, 15 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5˚ суык көтелә .
13 май көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-16 м/с тизлектә көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.