Бөек Җиңү көне алдыннан балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары Чирмешән Мемориаль музеенда "Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Үзләренең иҗади әсәрләрендә Бөек бәйрәм – Җиңү көне турында үз күзаллауларын күрсәттеләр. Балалар нигездә тыныч вакытны сурәтлиләр: 9 Май хөрмәтенә салют, чәчәкләр, георгий тасмалары. Балалар рәсемнәрдә сугыш елларының тарихи вакыйгаларына, Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар.