Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм  үтте

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

9 майда Үзәк мәйданда чирмешәнлеләр һәм район кунаклары җыелды.

Халык Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минут тынлык һәм утлы корал залплары белән искә алды. Район оешмалары вәкилләре билгесез  солдат һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Митинг Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның котлавы белән башланды. Ул билгеләп үткәнчә, Җиңү көне кайгы һәм шатлык күз яшьләрен, югалту авыртуын, миллионлаган совет солдатларының батырлыгын, тылда киеренке  тормыш, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм яхшылык тантанасының символы булып тора.

Район башлыгы һәм хәрби комиссары Шәрифуллин Нияз Мидхәт улын хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге,  батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр. Бүләк хатыны Фәнзилә Расиховнага тапшырылды.


Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан сәламләү  һәм котлау сүзе белән районның барлык халкына һәм кунакларына Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе - Нуриәхмәтов Рөстәм Хөсәен улы мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасының Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары, подполковник Гайнуллин Дамир Нурмехәммәт улы чирмешәнлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады.


Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч  мизгеле, әлбәттә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан уздырылган Парад булды. Тантаналы парад белән Татарстан Республикасының Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары, подполковник Гайнуллин Дамир Нурмехәммәт улы җитәкчелек итте.

Парад Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты белән тәмамланды!

Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, Әфган һәм чечен сугышлары ветераннарын, шулай ук кунакларны бәйрәм ашы белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International