Ел саен майның өченче җомгасында бөтен дөнья буенча меңләгән кеше юкка чыгу куркынычы астында булган төрләрне яклауган чакыра һәм чараларда катнаша. Бу глобаль эш көне Дэвид Робинсон һәм юкка чыгу хәлендә булган төрләр коалициясе тарафыннан 2006 елда булдырылган һәм нигезләнгән.
16 майда 11 сыйныф укучысы Әсәдуллина Нурия 9-11 сыйныф укучылары алдында "Татарстан Республикасының юкка чыгучы төрләре" проект эше белән чыгыш ясады. Ул юкка чыгуга дучар булган төрләр, Республикада табигатьне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде, балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өндәде.