Чик сакчыларына һәйкәл ачылды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

 28 майда Чирмешән авылында чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Тантаналы митингта Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Идел буе федераль округы буенча запастагы ветеран – чик сакчылары рәисе Дәүләт иминлеге генерал – лейтенанты Рафаэль Заһидуллин , Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин, запастагы чик сакчылары катнашты.
Прокопьев Сергей Архипович, Брест шәһәрендә булып, Россиянең көнбатыш чикләреннән герой шәһәреннән Җир алып кайткан. Әлеге капсуланы салу хокукы Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссарына һәм чик буе гаскәрләре ветераннарына бирелде.
Чарада «Чик сакчылары гаскәрләре ветераны»  медальләре тапшырылды. Бәйрәмгә Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Бөгелмә районнарының запас чик сакчылары делегацияләре яхшы теләкләр һәм музыкаль бүләк белән килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International