1 июньдә Чирмешәндә Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр.
Иртәдән үк өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Бәйрәм Чирмешән район үзәгенең мәктәпкәчә учреждениеләр парады белән башланды, 500дән артык бала, ата-аналар һәм педагоглар бәйрәм йөрешендә узды. Традицион рәвештә районның иң иҗади балаларын бүләкләделәр һәм яшь талантларның бәйрәм концертын карадылар. Балалар һәм бәйрәм кунаклары өчен район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре тарафыннан оештырылган 15тән артык интерактив һәм күңел ачу мәйданчыгы эшләде. Бәйрәмне анимация шоу - программасы һәм холи буяулар фестивале белән тәмамладылар.