Туган ил-кеше өчен иң мөһим нәрсә. Һәрберебезнең үз иле бар: йорты, ишегалды, гаиләсе, шәһәре. Туган ил ул - без яшәгән йорт, без яраткан һәм кадерләгән Россиябез! «Россия көне» бәйрәме алдыннан туган як тарихы музеенда 2 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр белән танып белү сәгате узды. Аның барышында балаларның Дәүләт символлары Россия флагы, гербы һәм гимны турында белемнәре киңәйтелә. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.