Район мәдәният йортында Социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында зур бәйрәм – Социаль хезмәткәр көне узды, ул Россиядә ел саен РФ президентының 2000 елның 27 октябрендә имзаланган указы нигезендә билгеләп үтелә.

Социаль хезмәткәр һөнәреннән дә игелекле һөнәр юк. Сезнең бурычыгыз – ярдәмсез  кешеләрнең кайгысын һәм шатлыгын уртаклашу, сезнең бөек хезмәтегез җәмгыятебезне нахаклыктан, алдаудан һәм намуссызлыктан саклый ала.

Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы чыгыш ясады. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чирмешән муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы., «Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Мостафин Наил Фоат улы, Чирмешән муниципаль районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең дәүләт бюджет учреждениесе директоры Морадымова Фирдәүс Мәсхүт кызы да котлаулар ирештерде.  Лаеклы якташларыбызга бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм концертын Әлфия Закирова, Эльвина Җаббарова, Вера Захарова, Нияз Суфиянов үзләренең иҗади номерлары белән бизәделәр. Сезнең игелекле хезмәтегез күңел җылысын биргән кешеләргә канәгатьлек һәм лаеклы хөрмәт китерсен. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International