2024 елның 23 июнендә Самара шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды. Сабантуй бәйрәме - татарларның төп халык бәйрәмнәренең берсе, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм йолалары берләштерелә.
Быел Самара шәһәре Сабантуенда Чирмешән районыннан район җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы җитәкчелегендә делегация катнашты. Чирмешән районы кунаклары милли ишегалды булдырдылар. Самара халкы һәм кунакларын татар милләт вәкилләре каршы алды, барлык кунакларны һәм халыкларны халыкларның көнкүреше һәм традицияләре белән таныштырдылар, анда шулай ук кулинар осталыкны бәяләргә мөмкин иде.
Быел самарлыларны татар милли ризыгы -бавырсактан ясалган Татарстан Республикасы картасы белән гаҗәпләндерделәр. Паркта Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы артистлары чыгыш ясаган. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тамашачыларны биюләре һәм дәртле җырлары белән сөендерде.