Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Россиядә 8 июльдә  - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм хөрмәтенә 6 июльдә Яшьләр мәйданчыгында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган Гаилә, тугрылык мәхәббәт көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Котлау сүзе белән район мәдәният бүлеге начальнигы Иляева Наталья Васильевна чыгыш ясады. Программа район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган җырлар, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне хөрмәтенә коляскалар парады узды, анда катнашучылар тамашачыларга иң креатив, иң гадәти булмаган, оригиналь коляскалар һәм самокатлар тәкъдим иттеләр. Парадта катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр, һәм, әлбәттә, ромашкадан чәчәк бәйләме тапшырылды. Бәйрәм кичәсе Россиядә Гаилә елы проекты кысаларында Мусиннар гаиләсенең концерт программасы белән дәвам итте.

Аннары дискотека оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International