Якташларга чираттагы гуманитар ярдәм

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов якташларыбыз белән махсус хәрби операция  зонасында булды. Алар Херсон өлкәсендә хәрби хезмәт узучы безнең район егетләренә чираттагы гуманитар ярдәм илттеләр. Гуманитар ярдәм сыйфатында бер егет шевроле «Нива» автомобиле һәм аңа запас частьләр алган. Шулай ук генераторлар, бензопычкылар, маскировка челтәрләре, халатлар, махсус плащлар, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар китергәннәр. Болар барысы да район халкы җыйган акчага сатып алынган. Шулай ук безнең сугышчыларга исеме посылкалары җибәрелде. Битараф булмаган барлык халыкка, иҗтимагый оешмаларга һәм волонтерларга күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International