11 августта туган як тарихы музеенда Чистай һәм Түбән Кама епискобы пахомий булды. Аны Архангел Михаил храмы настоятеле Александр Филимонов озата йөрде. Мәртәбәле кунакларга музейның даими эшләүче экспозицияләре буенча тулы экскурсия үткәрелде. Епископ пахомий музей җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм туган якны яратулары өчен рәхмәт белдерде.