2024 ел башыннан Татарстанда яшәүче 680 кеше наемны субсидияләү программасы ярдәмендә эшле булды

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

2024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.
          Финанс эшчәнлекләре 2023 елга кадәр теркәлгән,  салымнар һәм штрафлар, хезмәткәрләргә түләү буенча  бурычлары булмаган юридик затлар, коммерциячел булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр наймны субсидияләү программасы буенча финанс ярдәме алу хокукына ия. 
         Компенсация алу өчен компания "Россиядә эш" порталы аша булган вакансияләр  буенча белгечләр сайлап алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуннан соң Россия Социаль фонды сайтының иминиятләштерү кабинетында гариза бирергә кирәк. Ун көн дәвамында фондның Татарстан бүлеге оешманы һәм  яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын тикшерә, шуннан соң субсидиянең беренче өлешен күчерә.
          Социаль фондның төбәк бүлегеннән субсидия хезмәткә түләүнең минималь күләме суммасы (2024 елда - 19 242 сум), аннан түләнә торган пенсия взносларына, медицина иминләштерүенә, хастаханә һәм декрет ялы чыгымнарына күчерелгән суммаларны үз эченә ала. Эш бирүче субсидияне өч тапкыр ала. Беренче түләү дәгъвачы эшкә кабул ителгәннән соң бер ай узгач, икенчесе - өч айдан, өченчесе - ярты елдан соң күчерелә. Бер хезмәткәргә уртача компенсация 75 мең сумнан артып китә. 
          "Наймны субсидияләү программасы Россиядә 2021 елда эшли башлады. Башта ул 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм эшсезләрне эшкә урнаштырган өчен акча 


бүлеп бирүне күздә тоткан. Аннары проект киңәйтелде, 30 яшькә кадәрге яшьләрне, шулай ук Луганск һәм Донецк Республикасы, Херсонск һәм Запорожск өлкәләре һәм Украинадан кайткан качакларны да колачлады. 2023 елдан башлап әлеге  программадан махсус хәрби операциядә  катнашучылар һәм инвалидлыгы булган кешеләр дә файдалана ала», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
           Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төбәк бүлеге тарафыннан Татарстанның 367 эш бирүчесенә 2 133 хезмәткәр өчен 100,7 миллион сум субсидия җибәрелгән. Эш бирүчеләрне субсидияләү 2024 ел ахырына кадәр озайтылды.
          Субсидияләү мәсьәләләре буенча консультацияне иминиятләштерүчеләр өчен төбәк контакт-үзәгенең 8 (843) 279-27-66 телефоны буенча алырга мөмкин. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә да таныша аласыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International