Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында мемориаль үзәк Чирмешән аграр техникумында чара үткәрде.
«30 октябрь-Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» исемле әңгәмә – презентациясе барышында катнашучылар ил тарихындагы фаҗигале битләр турында белделәр, ул вакытта меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителә, җинаятьләрдә гаепләнә, төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрелә, сөргенгә сөрелә һәм махсус поселениеләргә җибәрелә һәм хәтта гомерләреннән мәхрүм ителә. Музей хезмәткәрләре репрессияләнүчеләрнең рәхимсез шартларда кеше булып калулары турында сөйләделәр. Шулай ук язучылар – сәяси репрессия корбаннары белән таныштылар.
Чирмешән районы Благочинны иерей Александр Филимонов Иске Котыш авылы руханисының фаҗигале тарихын сөйләде.