"Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Туган як тарихы музее ел саен яз көне Җиңү көне алдыннан уздырыла торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Быел ул аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.

Музей хезмәткәрләре бу мөһим акциягә авыл халкына георгий тасмалары таратты. Шулай ук Бөек Җиңү символының ике төсе - кара һәм кызгылт сары булуын искә төшерделәр. Алар төтен һәм ялкынны аңлата. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International