Чирмешән районында традицион атналык киңәшмә узды

2025 елның 16 мае, җомга

Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов җитәкчеләр белән атналык киңәшмә үткәрде.

Көн тәртибендә - район үсешенең төп мәсьәләләре һәм агымдагы бурычларны оператив хәл итү.

Фикер алышуның төп темалары:

- территорияләрне төзекләндерү;

- сезонлы куркынычларны һәм авыруларны профилактикалау;

- авыл хуҗалыгы эшләренә анализ ясалды.

Тыңлау йомгаклары буенча тиешле вазыйфаи затларга районда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Киңәшмәдә шулай ук «Безнең Чирмешән» газетасы редакциясе хезмәткәрләрен күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.

Ахырдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыйгуллин хайваннарда аеруча куркыныч авырулар таралуга юл куймау мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International