Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге сигез якташыбыз хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм белән СВО зонасына юл тотты. Маршрутның бер ягы гына да 3 мең километрдан артык тәшкил итә.
Гомуми авырлыгы ике тоннага якын булган йөккә кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, беренче кирәк-ярак әйберләре, шулай ук сугышчылар соравы буенча махсус техника һәм җиһазлар: бензопилалар, газ баллоннары, генератор, шуруповертлар, рацияләр һәм бинокльләр алып киттеләр.
Акчаның бер өлеше район халкы ярдәме белән җыелган.