Чирмешән районында Чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чаралар узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

28 майда Чирмешән районында Чик сакчылары көнен  тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

 Бу истәлекле көндә без Россиянең дәүләт чикләрен саклаучыларга тирән ихтирам күрсәтәбез. Сезнең хезмәт – һәрберебезнең иминлеге һәм тынычлыгы нигезе.

Бәйрәм уңаеннан Туймәт авылында чик сакчыларына һәйкәл ачу тантанасы булды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, чик буе гаскәрләре ветераннары һәм хөрмәтле кунаклар катнашты.

Бәйрәм Чирмешән авылындагы Мәңгелек ут янындагы мәйданда дәвам итте.

Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова чик сакчыларын котлады, аларның милли мәнфәгатьләрне яклауга керткән бәяләп бетергесез өлешләрен ассызыклады.

Гадәттәгечә чик сакчылары мемориалларына чәчәкләр салу тантанасы узды. Без аларның батырлыгын һәм фидакарьлеген хәтерлибез.

Чик буе хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәм шартларында аларга фидакарь хезмәтләре һәм бурычларына тугрылыклары өчен истәлекле медальләр тапшырылды.

Бәйрәм белән сезне,  чик сакчылары һәм ветераннар! Сезнең ныклыгыгыз-безнең барыбыз өчен дә үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International