Чирмешән муниципаль районында «Чирмешән район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ планлаштырылган команда-штаб өйрәнүләре уздырды. Җитәкче-баш ветеринария табибы Алмаз Фараш улы Газимов җитәкчелегендәге чара кош гриппы учагын бетерү һәм районда авыру таралуга юл куймау чараларын эшләүгә юнәлдерелгән иде.