Халыкны мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре, концертлар, ишегалды бәйрәмнәре һәм башкалар көтә.
Безнең районда да чаралар афишасы белән https://leto2025.tatar/. танышырга мөмкин. Ул даими рәвештә яңартылачак. Шундый чараларның берсе Чирмешән районында «Татнефть» компаниясе оештырган «Мәдәни мохит» яңа җәйге проекты булачак. Ул һәр шимбәдә, 7 июньнән башлап 2025 елның 30 августына кадәр 19:00 дән 21:00 гә кадәр ике локациядә узачак. Чара «Яшьләр» скверында һәм картлар һәм инвалидлар интернат-йорты каршындагы балалар мәйданчыгында оештырылачак.
Атналык анонсларны күзәтегез! Бу шимбәдә сезне нәрсәләр көтәчәген беренче булып белегез!
Дусларыгызны, туганнарыгызны һәм күршеләрегезне чакырыгыз! Әйдәгез бергәләп Чирмешәндә чын-чынлап мәдәни мохит булдырыйк!
Сүз уңаеннан, Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы инде 10 ел – 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 400дән артык объект тәртипкә китерелде.