Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең кешенең когнитив функцияләренә йогынтысы

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Баш миенең иң мөһим функцияләреннән берсе булып когнитив, яки танып белү функцияләре тора. Алар  мәгълүматны истә калдырырга, тиз карарлар кабул итәргә, төрле биремнәрне уңышлы башкарырга ярдәм итә.

Когнитив функцияләрне яхшырту ысулларының берсе булып дөрес туклану тора.

Төрле ризыкларда витаминнар, минераллар һәм башка туклыклы матдәләр бар, алар баш мие сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Көн саен җитәрлек күләмдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр куллану танып белү сәләтенең сыгылмалылыгын арттыра, хәтерне, кабул итү тизлеген, игътибарны, мәгълүматны эшкәртү тизлеген яхшырта. Тикшеренүләр җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең когнитив тайпылышлардан саклау эффектын раслый.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр баш мие сәламәтлегенә сизелерлек йогынты ясый:

Антиоксидантлар. С һәм E витаминнары ми күзәнәкләрен зарарланудан сакларга ярдәм итә. С витамины - әфлисун, җиләк һәм татлы борычта, Ә E витамины чикләвек һәм орлыкларда бар.

Каротиноидлар. Бу хәтерне яхшыртырга һәм баш миен картаюдан сакларга ярдәм итә торган матдәләр. Алар кишер, шпинат һәм башка яшел яшелчәләрдә күп.

В группасы витаминнары. фолий кислотасы кебек витаминнар ми эшчәнлеген сакларга ярдәм итә. Бу витаминнар брокколида, кузаклы һәм яшел яфраклы яшелчәләрдә бар. Антиоксидантларның күпчелегендә кара карлыган, мүк җиләге, җир җиләге, бөрлегән, баклажан, томат, шпинат, кура җиләге, слива, брокколи кәбестәсе, чөгендер, авокадо, цитрус, кызыл виноград, кызыл болгар борычы һәм чия. 

 Тикшеренүләр күрсәткәнчә, цитруслыларны көндәлек куллану когнитив функцияләрнең кимүен ике елдан артык акрынайтырга мөмкин.

Куе яшел яшелчәләрне даими куллану когнитив функцияләрнең кимүен акрынайта. Бу яшелчәләр А, К витамины, фолат, лютеин һәм клетчатка кебек ми өчен файдалы матдәләргә бай.

Шуның белән бергә шуны да истә тотарга кирәк: чи яшелчәләр, мәсәлән, салат рәвешендә, ашкайнату системасына йөкләнешне арттыра, ә җылылык белән эшкәртелгән яшелчәләр җиңелрәк эшкәртелә.

Шулай итеп, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр куллану һәм танып белү сәләте бозылу һәм деменция үсеше куркынычы арасында шактый зур бәйләнеш бар. Шуңа күрә көнгә кимендә 300 грамм яшелчә һәм 200 грамм төрле җиләк-җимеш ашарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International