2025 елның 3 июнендә Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «ТРЕТИЙ ВОЗРАСТ» Республика пенсионерлары спартакиадасы узды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Республика ярышлары йомгаклары буенча Чирмешән муниципаль районы командасы:

1.Катнаш эстафетада беренче мәртәбә республикада дүртенче урынны яулады;

2. Рәхимҗанова Флера Мансур кызы (Чирмешән авылы) йөзүдә икенче урынны алды.

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Садриев Илдар Зөфәр улы тарафыннан көмеш медаль, грамота һәм сертификат белән бүләкләнде;

3.Гатин Рәфыйк Хәниф улы (Лашман авылы) пневматик винтовкадан атуда алтынчы булды;

4.Мисбахова Флүзә Әкъдәс кызы (Чирмешән авылы) пневматик винтовкадан атуда дүртенче булды;

5.Әхтәмова Светлана Тәлгать кызы (Иске Үтәмеш авылы) җиңел атлетикада унбишенче булды;

6.Мусин Әхтәм Миннәгыйм улы (Түбән Кәминкә авылы) җиңел атлетикада ундүртенче булды.

Командабызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез:

1.Мусин Әхтәм Миннәгыйм улы (Түбән Кәминкә А.);

2.Әхтәмова Светлана Таһир кызы (Иске Үтәмеш авылы);

3.Юнысов Мингали Гариф улы (Түбән Кәминкә);

4.Сабитова Тәслимә Морторин кызы (Лашман авылы);

5.Гатин Рәфыйк Хәниф улы (Лашман авылы);

6.Мисбахова Флүзә Акдәс кызы (Чирмешән.);

7.Шәрифуллина Гөлсирә Гариф кызы (Әмир авылы);

8.Әхтәмов Рәфикъ Әсгать улы (Иске Үтәмеш авылы);

9.Шәйхетдинов Минхәрис Минхәер улы (Әмир);

10. Рәхимҗанова Флера Мансур кызы (Чирмешән авылы).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International