Сабантуй Чирмешән районын берләштерде!

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Узган ял көннәре Чирмешән районында чын хезмәт, дуслык һәм милли гореф – гадәтләр бәйрәме билгесе астында узды - Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттек!

Ачылу тантанасы тирән патриотик рухлы дулкынландыргыч концерт белән башланды. Бу бигрәк тә Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә символик мәгънәгә ия.

Район башлыгы Рамил Айбатов авыл халкына җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтовның катнашуы мөһим вакыйга булды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ихлас котлауларын җиткерде һәм якташларыбызны бүләкләү тантанасында катнашты.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсында 2 нче урынга бүләк тапшыру район өчен аеруча горурлык булды! Әлеге бүләкне Рөстәм Нуриәхмәтов кулыннан район башлыгы Рамил Айбатов кабул итте. Чирмешәннең мәдәни тормышына өлеш кертүчеләрнең барысын да котлыйбыз!

Традиция буенча Сабантуйда көчлеләрне хөрмәтләделәр. Иң көчле батырларны кыйммәтле бүләкләр көткән: батырга  тәкә һәм куәтле питбайк, ә кыр батырына  мини-трактор бүләк иттеләр!

махсус хәрби операциядә катнашучы  якташларыбыз да игътибарсыз калмады. Отпускка кайткан авылдашлары белән бәйрәм шатлыгын уртаклашулары өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

Диаметры 1,5 метр булган гигант гөбәдия бәйрәмнең аш-су могҗизасы булды! Бу рекордлы бәлеш – авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең осталыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

Мавыктыргыч ат чабышлары тамашачыларны таң калдырды , ә «Аударыш» традицион бәйгесе – ат көрәше-чын соклану уятты, анда җайдакларның көче һәм җитезлеге  сыналды!

Чирмешән районында Сабантуй-2025 Шәп булды! Ул халкыбызның бердәмлеген, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүен һәм хезмәт сөючәнлеген ачык дәлилләде. Барлык оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга онытылмас бәйрәм рухы тудырганнары өчен рәхмәт белдерәбез! Чирмешән җирендә яңа очрашуларга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International