Кискен эчәк инфекцияләре - патоген һәм шартлы-патоген бактерияләр, вируслар, шулай ук иң гади вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыруларның зур төркеме. Эчәк инфекциясе белән елның теләсә кайсы вакытында авырырга мөмкин, әмма ешрак алар белән җәйге-көзге чорда авырыйлар.
Эчәк инфекцияләрен йоктыруның төп механизмы - фекаль-ораль, ул берничә юл белән тормышка ашырылырга мөмкин: контакт – көнкүреш юлы белән — шәхси гигиена кагыйдәләрен санга сукмаганда пычрак куллар аша; азык юлы белән — йогышлы продуктларны ашаганда; су белән — сыйфатсыз су эчкәндә яки сулыкта коенганда су йотканда.
Эчәк инфекцияләре, кагыйдә буларак эч китү, эч авырту, күңел болгану, косу, температура күтәрелү һәм гомуми хәлсезлек белән бергә була.