Әгәр касса чегында, электрон яисә товар өчен түләүне раслый торган башка документта товарның индивидуаль билгеләре (мәсәлән, атамасы, артикулы, моделе) булмаса, товар сатучы кулланучыга аның таләбе буенча, кассадан тыш, товар чегын да бирергә тиеш.
Әмма бу кагыйдә барлык товарларга да кагылмый, ә берничә төркемгә генә кагыла.:
-көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарлар;
-хайваннар һәм үсемлекләр; төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре;
-тукымалар, киемнәр, мех товарлары, аяк киемнәре;
-җиһаз.
Исегездә тотыгыз! Сатып алучы касса чегын электрон формада алырга теләк белдергән һәм шул ук вакытта касса чегының кәгазь формасыннан баш тарткан очракта, сатучы касса чегын яки катгый хисап бланкын кәгазьдә бирмәскә хокуклы.